Бельгиядә тимер юл казасында 11 кеше һәлак булды

Бельгиядә тимер юл казасында 11 кеше һәлак булды.

Бельгиянең VRT телевидение каналы белдерүенчә, беренчел мәгълуматларга караганда, 2 шәһәр тирәсе поезды Һалле шәһәре янында бәрелешкән.

Каза сәбәпләрен ачыклау эше бара.

Илнең көньягында поездлар хәрәкәте вакытлыча туктатылган, Париж белән Брюссель арасында да тизйөрешле поезд хәрәкәте туктады.