Янукович 25 февральдән вазифага керешә

Украинаның яңа президенты итеп сайланган Виктор Януковичның вазифага керешү тантанасы 25 февральгә билгеләнде.

Аның Төбәкләр фиркасе рәис урынбасары Анна Герман әйтүенчә, Янукович премьер-министр вазифасын сайлауның беренче турында өченче урын алган Сергей Тигипкога тәкъдим итәргә җыена.