Казан спортчысы Олимпия ярышыннан читләштерелде

Татарстан яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Альберт Баһаутдинов кышкы Олимпия уеннарында катнашу өчен Казаннан Ванкуверга киткән чаңгычы Нияз Нәбиевнең ярышлардан 5 көнгә читләштерелүен министрлык та, федераль спорт түрәләре дә тикшерергә тиеш диде.

Канында һемоглобин нормадан күбрәк булган Казан спортчысы ярышлардан 5 көнгә читләштерелде.

Нәбиев һемоглобинның тумыштан шулай күп булганлыгын белдерә.

Баһаутдинов без хәзер өстәмә тикшерүне көтәбез һәм Нәбиев 25 февральдә ярышка чыгар дип өметләнәбез диде.