Чулманда нефть матдәләре табылмаган

Роспотребнадзор хезмәте Пермь өлкәсендәге Краснокамский шәһәрен су белән тәэмин итүче Чулман елгасының нефть матдәләре белән пычрануын расламый.

Моны өлкә губернаторының матбугат хезмәте Интерфакс агентлыгына белдергән.

Суда зарарлы матдәләр артып китү сәбәпле Краснокамскийда дүшәмбе көнне туктатылган су тәэминәтенең сишәмбе кич яңартылуы хәбәр ителә.

Краснокамскийга эчәр су дүшәмбедән бирле мичкәләр белән ташыла.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы торбалардан су килә башласа да, алдагы бер тәүлек эчендә аны эчәргә һәм ризык әзерләүдә кулланырга ярамый дип кисәтә.