Җанатарлар: “Рубин” җиңәчәк”, ди

18 февральдә Казан футболчылары Татарстан башкаласында Израилнең “Хапоэль” такымы белән очраша. “Кем кемне?” дигән сорау белән күпләр кызыксына, тик әлегә спорт белгечләре төгәл җавап бирергә ашыкмый.

Атна кич “Рубин”ның “Хапоэль” белән Казандагы уены 17 сәгатьтә булыр дип көтелә. Берничә көн элек бу вакыйга 21 сәгатькә билгеләнгән иде, тик УЕФА комиссиясе табигать шартларының үзгәрәчәген истә тотып уенны күчерергә карар кылган.

Әлеге уен алдыннан “Рубин” такымының баш тренеры Корбан Бердыев журналистлар белән очрашуда ике як уенчыларының җиңү мөмкинлекләре 50/50 дип әйтә. Шулай ук безнең өчен беренче көрәштә үк алдынгы булу шарт түгел, алда әле күп очрашулар көтелә

Алинә белән Алехандро Домингес
ди. Европа Лигасындагы икенче уен 25 февральгә билгеләнгән.

Җанатарлар исә казанлылар Израил такымын җиңәчәк дип пәрәвездәге битләрдә “Рубин” – алга! “Без чемпионнар!” дип фикерләрен калдыралар. Алар “Рубин”ның көндәшенә Русия салкыннары комачаулар дип уйлый.

Казанның “Мисс Татарстан” агентлыгы вәкиле Алинә Шакирҗанова да Казан футбол такымының уеннарын калдырмый карап бара икән. Ул “Рубин”нан бигрәк тә Алехандро Домингес уенын үз иткән, ул киткәч бераз күңелсез булды ди. Ләкин шуңа да карамастан Сергей Семак кебек билгесе спортчылары булган команда бу көрәштә сынатмас дип уйлый.

“Хапоэль” такымының баш тренеры Эли Һутман исә һава торышына түзәргә дә була, тик менә Казандагы футбол кырының сыйфаты безне тоткарларга мөмкин дип белдерә. Һәрхәлдә УЕФА вәкилләре һәм республика башкаласы мэры Илсур Метшин стадионның уенга әзерлеген “бик яхшы” дип бәяләде. Бу хакта шәһәр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.