Гыйракта шартлаудан 10 кеше һәлак булды

Гыйракның Рамади шәһәрендә шартлаудан кимендә 10 кеше һәлак булды, 15 кеше яраланды.

Интихарчы бомбалы машинаны җирле хакимият биналары каршындагы полиция сагы янында шартлаткан.

Бу Анбар виләятендәге Рамади шәһәре хакимият биналары каршында соңгы айлардагы өченче һөҗүм.