КамАЗ машиналары Һиндстанда да җыела башлый

25 февральдә Һиндстанның Бангалор шәһәрендә КамАЗ машиналарын җыячак "КамАЗ Вектра Моторз Лимитед" Һиндстан-Русия уртак ширкәтенең җыю корылмаларын рәсми рәвештә ачу тантанасы булачак.

Анда әлеге йөк машиналарының берничә төре җыелыр, елына 5 меңләп машина җитештерелер дип ниятләнелә.