Тимошенко чигенде, Ющенко Януковичны сайлану белән котлады

Киев – Украина президенты Виктор Ющенко Төбәкләр партиясе җитәкчесе Виктор Януковичны дәүләт башлыгы итеп сайлануы белән котлады.

Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Ющенко 25 февраль көненә билгеләнгән инагурация чараларын үткәрү турында карар имзалаган.

Януковичның көндәше, премьер-министр Юлия Тимошенко шимбә көнне Югары административ мәхкәмәгә биргән шикаятен кире чакыртып алды.

Тимошенко сүзләренчә, мәхкәмә әгъзалары ул китергән дәлилләргә салкын караган, шаһитләрне чакырып тормаска карар иткән. Мондый шартларда хәрәмләшү турындагы эшне алга таба тикшерүнең мәгънәсен күрмим, диде ул.