Әфганстанда интихарчы 15 кешене үтерде

Әфганстанның көнчыгышында Пакстаннан кайткан качаклар белән җирле аксакаллар очрашуында интихарчы бомба шартлатып кимендә 15 кешене үтерде, дистәләрчә кешене яралады.

Хакимият әйтүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә Нангархар виләятендәге ырулар башлыгы да һәлак булган.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны әлегә беркем дә үз өстенә алмады.