Президентларны каршы алучы татар кызы

Татарстанга килгән рәсми кунакларны житәкчелек белән милли киемнәрдән гүзәл кызлар каршы ала. Шундый кызларның берсе - Алинә “Кызган таба” кунагы.

Ул – Казан кызы

Алинә Шакирҗанова. 1989 елның 17 июнендә Казанда татар гаиләсендә туа. 23-нче татар-рус мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт университетының икътисад һәм филология факультетларында белем ала. “Мисс Татарстан” оешмасында модель булып эшли, шөгыльләре бик күп.
Алинә “гүзәллек дөньясы”нда

Ничек модель булып киттең, шул хакта сөйлә әле?

Ул тарих 2007 елда үткән “Татарстан гүзәле” конкурсыннан башланды. Әтием рекламны газетта күргәннән соң, әнием белән бергә бәйгегә юл тоттык. Анда төп таләпләрнең берсе буй озынлыгы кимендә 170 сантиметр, тышкы кыяфәт бик гүзәл булырга тиеш. Сәхнәдә матур, дөрес итеп атларга кирәк булды, жюриның төрле сорауларына җавап бирдем. Сораулар; киләчәк планнар турында, кызыксынган өлкәләр, хобби. Мин ул конкурста “вице-мисс” дәрәҗәсенә ирештем.

Булганнан бар да була!

Буй-сыныңа күз тимәсен, эчке матурлыкны да күрәсе иде, нинди сәләтләрең бар?

Балачактан ук инглиз телен өйрәндем, музыка мәктәбен бетердем, фортепианода уйныйм. Шулай ук рәсем ясау серләренә махсус уку йортында өйрәндем, акварель белән рәсем ясарга яратам. Әле дә кайвакыт дусларым өчен портретлар ясыйм. Ләкин хәзер өйдә утырган юк, күп вакытны белем алуга юнәлтергә тырышам.

Милли киемле чибәр кызлар

“Мисс Татарстан” оешмасындагы эшең белән дә таныштырсаң иде, без ул өлкә турында бик аз беләбез

Бу эш бик кызык, сәхнәдә төрле киемнәр күрсәтәбез. Фото-видео проектларда катнашабыз. Күбрәк һава аланында данлыклы кунакларны, бөек кешеләрне каршы алу белән мәшгульбез.

Шундый олуг кунакларны каршы алганда нинди хисләр кичерәсең?

Кунакларның Татарстан турындагы беренче уйлары безнең киемнәргә, елмаюларга, каршы алуга карап туа. Чәк-чәкне, ипи тозны кабып карап республикабызның нинди бай, кунакчыл икәнен беләләр. Без аларда бары якты хисләр генә тудырырга тырышабыз. Аллага шөкер безнең каршы алу бөтен кунакларга да бик ошый.

Сезгә димәк игътибар зур инде…

Әйе! (елмая) Фотого төшәргә телиләр, президентыбыз безне бик ярата. Һәрвакыт безнең белән горурлана, салкыннардан сакларга тели. “Авыр түгелме?” дип тә сорап куя. Без аның белән татарча сөйләшәбез.

Көтелмәгән кызык хәлләр

Кунакларны каршы алганда һава шартлары да төрле, көтелмәгән очраклар да була торгандыр?

Әйе, һава аланында, очкычлар янында гадәттә бик җилле була.
Бервакыт чәк-чәккә чебен утырып бераз кыен хәл булды, кунак чебенле кисәкне алды да елмайды. Икенче бер кызыклы очрак “В мире животных” тапшыруын алып баручысы Николай Дроздов белән бәйле. Ул чәк-чәкне тозга манып ашады һәм аңа шулай ошады бугай, йөзе шат иде.


Сез тәкъдим иткән ризыклар махсус пешереләме ?

Аларны махсус хөкүмәт ашханәсе пешерә. Бик сыйфатлы, тәмле, бу яктан проблема юк.

Чәк-чәкләр бит төрле зурлыкта була, авыр түгелме?

Кайвакыт авыр ясыйлар, бигрәк тә көттереп килгән кунаклар каршы алганда сиздерә башлый. Ләкин моңа гына без түзәргә риза, бу эш бик кызык, миңа ошый.

Рәсми кунакларны каршы алганда гадәттә ничә кыз буласыз?

Өчәү, беребез татар милли киемендә чәк-чәк тота. Тоз белән ипи рус милли киемендәге кызда була, арттарак шулай ук татар киемендә чәчәкләр һәм башка кирәкле әйберләр тоткан кыз тора. Гадәттә каршы алу чараларына өчәүләп йөрибез.

Бик озак көткән вакытлар еш буламы?

Булгалый, 7-8 сәгать көткән вакытлар бар. Һава аланында кунакларны көтеп төн үткәргән дә булды. Боларга өстәп бер үк вакытта берничә очкыч белән дә килгәннәре бар, андый чакларда бигрәк тә киеренке, кыен.

Һава аланында каршы алганнан соң сезнең эш шунда бетәме яки дәвамы буламы әле?

Эш бетә, киемнәрне тапшырырга китәбез.

Әти-әниең бу шөгылеңә нинди мөнәсәбәттә?

Алар бик шат, чөнки мин бик күп билгеле кешеләр белән аралашам, яхшы дуслар табам һәм вакытымны файдалы итеп үткәрәм. Ләкин модель булу ул хобби, минем өчен уку һәм гаиләм беренче урында тора.
(дәвамы бар)