Һиндстан белән Пакстан рәсми сөйләшүләрне яңартты

Дәһлидә Һиндстан белән Пакстан арасындагы рәсми сөйләшүләр яңартылды.

Бу 2008 елда Һиндстанның Мумбай шәһәрендә булган террор һөҗүмнәреннән соң ике илнең югары җитәкселәренең беренче очрашуы.

Тышкы эшләр министрлары террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләре, һәм бәхәсле Кашмир төбәге турында сөйләшә. Элегрәк Кашмир Һиндстан белән Пакстан арасында инде 2 сугышка сәбәп булды.

2008 елда Һиндстан Мумбай һөҗүмнәренә катнашы булган, Пакстанга сыенган сугышчыларга каршы каты чаралар күрүне таләп итеп сөйләшүләрне дәвам итүдән баш тарткан иде.