АвтоВАЗ җитештерүне нык арттыра

Русиядә җиңел машиналар ясаучы иң зур ширкәт АвтоВАЗ киләсе айда 38 меңнән артык машина чыгарырга җыенуын белдерде.

Бу Русиядә 10 елдан искерәк машина урынына яңа машина алучыларга хөкүмәт ярдаме програмы әзерләнү белән бәйләп аңлатыла.

Гыйнвар аенда АвтоВАЗ 17,5 мең машина чыгарды, февральдә җитештерү күләме 25 меңгә җитәр дип көтелә.