Тверьдә губернаторга каршы җыен үтте

Тверьдә өлкә губернаторы Дмитрий Зеленинны вазифасыннан алу таләбе белән протест чарасы үтте.

Коммунистлар оештырган бу җыенга башка оппозиция тарафдарлары да, барлыгы 200-ләп кеше килде.

Җыенда катнашучылар Тверь өлкәсенең Русиядә иң ярлы өлкә, ә Зеленинның иң бар губернатор булуына протест белдерде.

Хакимият митинг үткәрергә рөхсәт бирмәү сәбәпле җыен сайлаучыларның Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев белән очрашуы рәвешендә үтте.