Дагыстан милиция башлыгын үтерүдә шиклеләргә гаепләү белдерелде

Дагыстан эчке эшләр министры Гаделгәрәй Мөхәммәттаһировны үтерүдә шикләнелүче 3 кешегә рәсми рәвештә гаепләү белдерелде.

Прокуратураның тикшерү комитеты белдерүенчә, тиздән тагын 2 шиклегә гаепләү белдереләчәк.

Тикшерүгә зыян килмәс өчен аларның исемнәре әйтелми диелә.

Мөхәммәттаһиров узган җәй башында атып үтерелде. Тикшерүчеләр әйтүенчә, аңа милициянең махсус көчләрендә була торган коралдан атканнар.