Айдар Галимов җырлы сәфәрдә

Танылган җырчы Айдар Галимов Оренбур өлкәсенә иҗат сәфәренә китте. Анда якташыбыз биш көн концертлар бирә.
Айдар Галимов әлеге сәфәргә үзенең “Безнең кино” исемле программасын алып китте. “Айдар” театр-студиясе егетләре белән кызлары тулы составта чыгыш ясый күрше өлкәдә.

Айдар Галимов, үзенең иҗатташ дуслары белән, Оренбур шәһәрендә тәүге тамашаны күрсәтте. Хәзер сәнгать осталары үзләренең җыр-моңнарын Орск шәһәрендә, Сарыкташ, Илек һәм Шарлык төбәкләрендәге милләттәшләребезгә тәкъдим итәчәк.

Аннан соң Айдар Галимов Мәскәүгә юллана. Анда 7 март көнне концерт бирәчәк ул. “Тамашада матур язга, мәхәббәткә, гүзәл хатын-кызларга багышланган җырлар өстенлек итәчәк”, - ди Айдар Галимов.
Шушы ук программаны “Айдар” театр-студиясе 8 март көнне Санкт-Петербург шәһәрендә дә күрсәтәчәк.