Пакстанда шартлауда иң аз дигәндә 5 кеше үлде

Пакстанның төньяк-көнбатышындагы шартлауда соңгы мәгълүматларга караганда, 5 кеше үлгән: 3 полиция вәкиле һәм 2 тыныч кеше, шул исәптән бер бала. Яраланучылар саны 20-дән артык.

Җирле хакимият мәгълүматларына караганда, интыхарчы полиция бинасы һәм Карак шәһәрендәге мәчет янында мина куелган машинаны шартлаткан.

Әлегә теракт өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмаган.