Свердлауда интернатта ике бала үлгән

Свердлау өлкәсендә Түбәнтурин балалар интернат йортында тәрбияләнүчеләрне үлемгә китергән чирнең сәбәпләрен белер өчен дәүләт комиссиясе төзелгән. Бу хакта губернатор Александр Мишарин кул куйган дип, “ИТАР- ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Якшәмбе көнне интернатта тәрбияләнүче ике бала вафат булган, тагын утызы азыктан агулану диагнозы белән хастахәнәгә салынган.

Бу хәлгә карата җинаятъ эше ачылган.