Нигерда вакытлы хөкүмәт

Нигердә хәрби хунта 20 министрдан торган вакытлы хөкүмәт төзегән.

Хәкимиятне басып алган, үзләрен югары шура дип атаган хәрби хунта, Нигердә демократияне торгызу йөзеннән сайлаулар уздырырга әзерләнә.

18 гыйнварда гыйсъянчы гәскәрләр, конституция мандаты мөддәтеннән чыгуга карармастан президент булып калырга тырышкан 71 яшьлек президент Мамаду Тандҗуны хәкимияттән читләштерделәр.