Әфганыстан чигендә 30 талиб үтерелгән

Әфганстан чигендә Пакыстан гәскәрләре белән бәрелештә 30 талиб үтерелгән.

Пакыстан хәрби житәкчелеге мәгълүматләренә караганда, шулай ук бер хәрби һаләк булган, дүртесе яраланган. Бәрелешләр хәрбиләрнең блокпостларыннан ерак булмаган таулы Моманд районында килеп чыккан.

Аннан алда Пакыстан хәрбиләре ул урыннардан ерак булмаган Баджаур районын сугышчылардан чистарттык дип белдергән иделәр.

Сугышлар анда ике ел дәвам итте.