ЮКОС акционерларының Русия хәкимиятенә шикаятен Европа мәхкәмәсе карый

Страсбургтагы кеше хокуклары буенче Европа мәхкәмәсе бүген ЮКОС акционерларының Русия хәкимиятләре өстеннән биргән шикаятен карый башлады.

Акционерлар ЮКОСны сәяси сәбәпләр нигезендә юкка чыгаруда Русия хөкүмәтен гәеплиләр, шуның нәтижәсендә күргән зыяннары өчен 98 миллиард доллар түләү таләп итәләр.

ЮКОСның элекке житәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедев финанс жинаятьләрдә гәепләнеп 8 елга ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр.

Хәзерге вакытта Русия мәхкәмәсе аларга карата икенче эшне тикшерә. Алар акча ююуда һәм нефть урлауда гәепләнәләр.