Мәскәүдә милицияне үзгәртү таләбе белән митинг үтте

Русия милициясендә зур үзгәрешләр таләбе белән Мәскәүдә митинг үтте.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, анда хокук яклаучылар, теләктәшлек хәрәкәте, Русия халык-демократик берлеге, Берләшкән ватандашлар фронты һәм тагын берничә хәрәкәт активистлары – барлыгы 200-ләп кеше җыелган.

Алар Русия эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеген алмаштыруны, милиционерлар эшчәнлеген бәяләү системын тамырдан үзгәртүне һәм милиция хезмәткәрләре белдергән хокук бозу очраклары турында бәйсез тикшерүләр үткәрүне таләп итте.