Әхмәдиниҗат АКШка 11 сентябрь һөҗүмнәрен тамаша дип атый

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Кушма Штатларга каршы 11 сентябрьдәге террор һөҗүмнәре АКШның террорга каршы сугыш башлавын аклау өчен махсус оештырылган дип белдерде.

Иранның рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы Әхмәдиниҗатның моны Иран күзләү министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашуда әйтүен хәбәр итә.

Әхмәдиниҗат АКШ 11 сентябрь вакыйгаларын террорчылыкка каршы сугыш башлау һәм Әфганстанга бәреп керү өчен сәбәп буларак оештырган ди.

11 сентябрьдә Нью-Йорктагы Дөнья сәүдә үзәгенең 2 манарасын җимерүне ул “махсус хезмәтләрнең катлаулы сценарие” дип атады. Әмма бу турыда ачыграк итеп сөйләүдән тыелып калды.