Нальчикта, 1944 елда сөрелгән балкар халкы корбаннарын искә алдылар

Нальчикта, 1944 елда сталин карары белән иленнән сөрелгән балкар халкы корбаннарын искә алу мөрәсиме узды.

“Интерфакс” хәбәрләренә караганда, Кабарда-Балкар дини идарәсе мөселманнары һәлак булганнар рухына дога укыганнар.

Республика житәкчеләре балкар әдәбиятына нигез салучы Кәзим Мечиев каберенә чәчәкләр салган.

1944 елның 8 мартында 37 меңнән артык балкар халкын Урта Азиягә һәм Казахстанга сөргәннәр. 1З елдан соң алар илләренә кайту хокукы алганнар. Узган гасырның 90 елларында аларны аклаганнар.