Кушма Штатлар жинаятьчеләр утырган төрмәләрне Гыйрак контроленә тапшыра

АКШ хәрбиләре, Багдадтан төньяккарак урнашкан жинаять башкаруда шикләнелгән һәм хөкем ителгән ике мең тоткын утыручы Таджи лагерын Гыйрак хәкимиятләре кулына тапшырды.

Америка хәрбиләре контролендә бары тик бер генә - хөкемгә тартылганнар утыра торган лагерь гына калачак.

Багдад янындагы Виктория базасындагы Кроппер лагере бу елның 15 июленнән Гыйрак контроленә күчәчәк.