Пакыстанда читтән идарә ителгән очкычлардан ике һөжүм ясалган

Жирле хәкимиятләр хәбәренә караганда Пакыстанда ике ракета һөжүменнән бүген 10 сугышчы үтерелгән, тагын берничәсе яраланган.

Читтән идарә ителә торган америка очкысыннан бер һөжүм Төньяк Вәзирстан районында ясалган. Икенчесе “Әль-Каидә” һәм талиб сугышчылары актив булган Мираншах шәһәреннән 40 чакырым ераклыктагы бер урында булган.