Әфганстанда шартлауда 10 кеше һәлак булды

Әфганстанның көньягында булган шартлауда кимендә 10 кеше һәлак булды, 9 кеше яраланды.

Һилманд вилаяте хакимияте вәкиле хәбәр итүенчә, күпер шартлатылган. Һөҗүм хәрби машиналарга каршы булса да, шартлау машиналар күперне чыккач яңгыраган, дип хәбәр ителә. Үлүчеләр - шартлау вакытында якын тирәдә булган тыныч халык.