Франциядә җирле сайлаулар үтә

Франциядә бүген җирле сайлауларның икенче туры үтә. Президент Николя Саркози җитәкчелегендәге уң-консерватив партиянең җиңү өмете юк, дип фаразлана.

Узган якшәмбе сайлауның беренче өлешендә “Халык хәрәкәте берлеге” фиркасе тавышларның 26% алган иде, аның көндәше Социалистлар партиясен тавыш бирүчеләрнең 29% сайлады.