БМО башлыгы Газзәдә булып китте

БМО җитәкчесе Пан Ги Мун Израил һәм фәләстин җирләренә сәфәрен дәвам итеп Газзә шәһәрендә дә булды һәм хәрби чараларда зыян күргән бу каланың халкына теләктәшлек белдерде.

Кичә Израилдә Пан Ги Мун хакимиятләрне Көнчыгыш Иерусалим һәм Үрдүн елгасының көнбатышында торак төзелешен туктатырга чакырды.

Бүген Якын Көнчыгышка тарафлар арасында сөйләшүләрне яңарту максаты белән АКШның махсус вәкиле Джордж Митчелл килә. Израил белән фәләстиннәр арасындагы элемтәләр бетүгә елдан артык вакыт узды.