Татарстанга барыбер мигрантлар кирәк

Казан автобусларында мигрантлар эшлиячәк

Кризис сәбәпле Татарстанда хезмәт мигрантларына ихтыяҗ кимесә дә, барыбер калган. Буш урыннарга я җирле кешеләр барырга теләми, я аларның әзерлеге җитми.
Кризис башланганнан соң мигрантларның күпләп кайтып китү кебек күренеше Татарстанда да булды. Төзелеш өлкәсендәге төшенкелек аркасында Татарстанга соңгы берничә елда чит ил белгечләрен рәсми рәвештә чакыртып алу квотасы 5 тапкырга диярлек кимесә дә, алардан бөтенләй баш тарта алмыйлар. Хәзерге вакытта республика ширкәтләрендә рәсми рәвештә 14 меңгә якын чит ил кешесе эшли, диде Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Аның әйтүенә караганда, Татарстанда 12 мең буш эш урыны бар. Сүз күбесенчә эшче хезмәтләр турында бара. Алар югары белемле яшь белгечләрне кызыксындырмый. Икенче яктан, республикада зур инвестиция проектларына дөнья дәрәҗәсендә көндәшлек итә алырлык югары әзерлекле белгечләр кирәк. Татарстанның хезмәт министры урынбасары Клара Таҗетдинова: “Нефть эшкәртү корылышында чит ил белгечләре кирәк. Анда дөнья ширкәтләреннән килгән кешеләр эшли. Без анда иң алдынгы технологияләрне кулланабыз. Җиһазларны көйләргә булса да, югары әзерлекле чит ил белгечләре кирәк”, диде.

Мигрантлар теләсә нинди эшкә риза

Заманча технологияләр өлкәсендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә читтән килүчеләргә эш табыла. Әйтик, Казан шәһәр хакимияте хәбәр иткәнчә, башкаладагы транспортка читтән килүчеләрне чакырырга булганнар. Шулай итеп, Казандагы кызыл автобусларны БДБ илләреннән килгән 400 кеше йөртәчәк. Аларга тулай торакта бүлмә бирелгән, тиешле шартлар тудырылган, дип хәбәр итте Казанның транспорт комитеты рәисе “эшлекле дүшәмбе” җыелышында. Хезмәт мигрантлары эшкә алынганнан соң да, буш урыннар калган, чөнки Казаннар автобуслар йөртергә теләми.

Канунсыз эшләүче мигрантлар тотыла

Татарстанда рәсми теркәлмичә, качып эшләп йөрүче мигрантларның саны билгеле түгел. Документлары тәртиптә булмаган Үзбәкстән, Кыргызстан, Таҗикстан мигранты кара эшләрдә канунсыз рәвештә эшләргә мәҗбүр. Дәүләт оешмалары үткәргән “Канунсыз мигрант” чаралары вакытында андый кешеләр тотыла һәм илдән куыла. Соңгы шундый чараны, миграция хезмәте белән бергә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту оешмасы үткәргән.

Мигрантларны эшкә алучы ширкәтләр, алар яшәгән урыннар тикшерелгән. Нәтиҗәдә төзелештә эшләгән, базарда саткан элекке СССР илләреннән килгән 70ләп кеше илдән куылган, икесе җаваплыкка тартылган. Андый “Канунсыз мигрант” чаралары Татарстанда даими рәвештә үткәрелә.

Татарстанда эшсезлек арта

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда эшсезләр саны 68 меңнән артты. Аларның саны соңгы вакытта атна саен үсеп бара. Эшсезлек аркасында Татарстанда мигрантларга һөҗүмнәр булуы, аларга мөнәсәбәт начараювы турында рәсми мәгълүмат юк. Әмма Үзбәкстаннан килгән бер хезмәт мигранты, “Азатлык” хәбәрчесенә, даими рәвештә "такыр башлар" төркемнәре белән сугышуын хәбәр итте.