Обама белән Нетаньяһу очрашуларының нәтижәсе билгесез

Сишәмбе көнне Вашингтонда АКШ президенты Барак Обама белән Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяһу арасындагы ябык сөйләшүләрнең нәтижәсе билгесез булып кала.

Израиль премьеры канцеляриясенең бүгенге белдерүендә бары тик, очрашу “жылы рухта” узды, дип әйтелә. Шунда ук, ике илнең башлыгы ике тапкыр очрашты, аларның сөйләшүләре ике сәгать дәвам итте, диелә.

Очрашудан соң Обама белән Нетаньяһу журналистлар янына чыкмады.

Элегрәк Вашингтон Израильнең Көнчыгыш Иерусалимда яһүдиләр өчен 1600 яңа йорт төзү планын бик каты тәнкыйтьләгән иде. Сишәмбе көнне икенче карар турында да мәгълүм булды. Хәзер анда яңа йортлар һәм ябылган кунакханә бинасында тагын 20 фатир төзиячәкләр.

Фәләстиннәр, Израильнең бу карарлары солых сөйләшүләренә аяк чала дип белдерә. Ике тарафның да Көнчыгыш Иерусалимны үз карамагына аласы килә, Израиль бар шәһәрне үзенең бүленмәс башкаласы дип атый.