Май аеннан башлап Казан-Прага очышлары яңартыла

Праганың "Рузине" халыкара һава аланы хәбәр итүенчә, май аеннан башлап Казан-Прага-Казан очышлары яңартыла.

Очышларны "Татарстан" һава юлларының Боинг 737 очкычы, атнасына ике тапкыр - шимбә һәм сишәмбе көннәре башкарачак.

Бу хакта “Азатлык” радиосына Прага һава аланының матбугат вәкиле Михаэла Лагронова хәбәр итте.

Очышларның вакытын һәм билетларның бәясен "Татарстан" һава юллары билгели.