Хөкемгә тартылган такырбашлар төркеме башка эш буенча да гәепле дип табылган

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә андагы мәхкәмә утырышчылары, кеше үтерергә омтылуда гәепләнгән милләтчел төркем житәкчеләре Артур Рыно һәм Павел Скачаевскийга карата хөкем карары чыгарды.

Мәхкәмә рәисе, өченче гәепләнүче Роман Кузинның бары тик бер эш буенча гына гәепле дип табылуын белдерде.

Рыно, Скачевский һәм Кузин элегрәк тә милли күралмаүчанлык нигезендә кеше үтергәннәре өчен озак вакытка ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр иде.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, ул хөкем карары чыгарылганнан соң да, 2008 елда, аларның тагын 3 кешене үтерергә тырышуда катнашлары булганлыгы ачыкланган.