Русия шәһәрләрендә каршылык чаралары узды

Русиянең берничә шәһәрендә оппозиция хөкүмәтнең социаль-икътисади сәясәтенә каршылык белдереп урам җыеннары оештырды.

Мәскәүнең Триумф мәйданына торакка бәяләрнең артуына протест белдереп берничә йөз кеше чыккан.

Томскида чарада коммунистлар, “Гадел Русия”, “Яблоко” вәкилләре - барлыгы 500ләп кеше катнашкан, чыгышларда хөкүмәтнең урыныннан китү таләбе яңгыраган.

Ростов өлкәсенең ике шәһәрендә халык эшсезлекнең үсүенә каршылык белдергән.

Сарытауда 250ләп кеше “Бердәм Русия” монополиясенә каршылык белдергән.