АКШ адмиралы Майк Маллен Әфганстанга килде

Кушма Штатларның Берләшкән хәрби житәкчелек идарәсе рәисе адмирал Майк Маллен Әфганстанның көньягына кыска вакытлы хәрби тикшерү белән килде.

НАТО житәкчелеге астындагы халыкара хәрби көчләрнең вәкиле, адмирал талибларга каршы көрәшнең Һилманд вилаятендәге үзәкләштерелгән урыны Марджага килергә тиеш, дип белдерде.

Сишәмбе көнне баштарак АКШ хәрби вәкилләре талибларны Кандаһардан чыгарып ташлау максаты белән июнь аенда зур хәрби операция планлаштырылган, дип белдергән иде.