Әфганстанның көньягында интихар һөҗүмдә 7 кеше һәлак булды

Әфганстанның көньягындагы Һилмәнд вилаятендә, интихар башкарган шартлаудан 7 кеше һәлак булган, 20 кеше яраланган.
Жирле хәкимият вәкиле, шартлау вилаятнең Лашкар-Га шәһәре янында булган дип хәбәр итә.

Бу һөжүм, әфьюн мәген үстерүгә каршылык программасы кысаларында әфган крестьяннарына орлык тараткан вакытта булган.