Доку Умаров – кем ул?

31 март чыккан видео язмадан алынган рәсем

Чечен сугышчылары башлыгы Доку Умаров Мәскәү шартлаулары гаепсез чечен кешеләренең үлеменә җавап булды, ди. Умаров һөҗүмнәрнең Мәскәү шартлаулары белән чикләнмиячәген әйтә.
• 1964 елның апрелендә Чечняның Шатой районы Харсеной авылында туган

• Грозный Нефть институтының төзелеш факультетын тәмамлаган

• 1994 елда беренче Чечня сугышы башланганда Мәскәүдә булып сугышта катнашыр өчен Чечняга кайтып киткән

• 1994-1996
• 1999-2000 сугышларында берничә мәртәбә яраланган, йөзенә операция ясаткан

• 1997 елда Чечня президенты итеп сайланган Аслан Масхадов тарафыннан Иминлек Шурасы башлыгы итеп билгеләнгән

• 2005 елның мартында Масхадов үлеменнән соң вице-президент итеп билгеләнгән

• 2005 елда Умаровның әтисе, энесе, хатыны һәм кечкенә улы Чечен хакимиятләре тарафыннан кулга алынган. 2006 елда Азатлыкның Төньяк Кавказ редакциясенә әңгәмәсендә ул малае белән хатынының иреккә чыгарылуы турында сөйләгән, әтисе 2007 елда билгесез шартларда үлгән

• 2006 елның июнендә Масхадов урынына калган Габделхәким Садуллаев үлеменнән соң Умаров чечен сугышчылары юлбашчысы булып калган

• 2006 елның көзендә Умаров сугышчылар эшчәнлеген Төньяк Кавказ чикләреннән чыгып Идел-Уралга да җәелдерү планнарын игълан иткән

• 2007 елда Чечня бәйсезлеге өчен көрәштән баш тартып үзен Төньяк Кавказ әмире итеп игълан иткән

• 2010 елның февралендә ясаган видео мөрәҗәгатендә Төньяк Кавказдан тыш шулай ук Краснодар крае, Әстерхан һәм Идел буен да “азат итәргә” вәгъдә иткән

• 2010 елның 31 мартында чыккан видео язмада Умаров Мәскәү метросында булган шартлауларны оештырырга фәрман биргәнен, моның Чечняда февральдә үтерелгән авыл кешеләренең үлеме өчен җәза булганын әйткән

(Февраль башында чечен-ингуш чиге буенда иминлек көчләре тарафыннан бер төркем авыл халкы урманга кыргый сарымсак җыярга барган җирдән атып үтерелгән. Хокук яклаучлыр бу кешеләрнең хәрби чараларга катнашы булмаганын, атып үтерелгәч мәетләре мәсхәрәләнгәнен язып чыккан иде)