Багдадтагы 3 шартлауда 30 кеше һәлак булды

Багдадта бер-бер артлы 3 зур шартлау булып кимендә 30 кешене үтерде, йөздән артык кешене яралады.

Ассошиэйтед пресс хәбәр агентлыгы генерал-майор Касыйм әл-Муссавыйның шартлаулар дипломатик биналар янында булды дигән сүзләрен китерә.

Аның әйтүенчә, үлүчеләр саны тагын да артыр дип көтелә.

Шартлаулар Иран һәм Мысыр илчелекләре һәм Германия илчесе утырмасы янында булган.