Петербур һава аланында берничә очыш тоткарланды

Петербурның “Пулково-1” һава аланында юлчыларны теркәү системы эшләмәү сәбәпле берничә очыш тоткарланды.

Нәтиҗәдә һава аланы тоткарланган юлчылар белән тулды.

Юлчыларның теркәлүне берничә сәгать көткәнлеге хәбәр ителә.