Мәскәү шартлауларында яраланганнар хастаханәләргә әле дә килә

Мәскәү метросындагы шартлауларга инде 1 атна тулып килсә дә, анда яраланганнарның хастаханәләргә килүе дәвам итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, соңгы 2 көн эчендә генә дә узган дүшәмбедәге шатрлаулар вакытыныда метрода булган 27 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.

Хастаханәләрдә хәзер ул шартлауларда яраланган 81 кеше даими дәвалана.
“Лубянка” һәм “Парк Культуры” тукталышларындагы ул шартлаулар нәтиҗәсендә барлыгы 40 кеше һәлак булды.