Пакстанда Талибан НАТОга ягулык ташу машиналарын яндырды

Пакстанның төньяк-көнбатышында Талибан сугышчылары Әфганстандагы НАТО хәрбиләренә ягулык ташучы 8 машинаны яндырды.

Җирле хакимият башлыгы Шәрифулла Вәзир Франс Пресс хәбәр агентлыгына дистәләп сугышчының ягулык ташу машиналарына таң алдыннан һөҗүм иткәнлеген белдерде.

Машиналар Әфганстаннан кайтып килгән булган.

Һөҗүм вакытында корбаннар булмаган.