Багдадта шартлаулардан 30-лап кеше һәлак булды

Багдадта шартлаулар нәтиҗәсендә кимендә 28 кеше һәлак булды, 70-тән артык кеше яраланды.

Сишәмбе Гыйрак башкаласынын күпчелек халкы шыгыйлар булган өлешендә бер үк вакытта диярлек 6 бомба шартлады.

Ике көн элек Багдадта 3 шартлау нәтиҗәсендә 40-лап кеше һәлак булган иде.