Шри-Ланка парламент сайлавында хакимият фиркасе алда бара

Шри-Ланкада атнакич үткән парламент сайлавының беренчел нәтиҗәләре президент Махинда Раджапакса фиркасенең җиңүен күрсәтә.

Тавышларның биштән берен санау нәтиҗәләренә караганда, президент тарафдарлары 60-лап процент тавыш җыйган.

Рәсми нәтиҗәләр оппозицион җитәкче Сарат Фонсек тарафдарларының 5 процент тавыш җыйганлыгын күрсәтә.

Бәйсез белгечләр бу сайлауны гадел дип бәяләми.