Ингушетия авылында хәрбиләрнең махсус чарасы үтә

Ингушетиянең Экажево авылында иминлек көчләренең махсус чарасы үтә.

Ингушетия прокуроры Юрий Турыгин Интерфакс агентлыгына анда кимендә 3 сугышчының үтерелгәнлеген белдерде.

Андагы бер йортка сугышчылар кереп бикләнүе хәбәр ителә. Бәрелешләр вакытында 1 милиционер һәлак булган, өчесе яраланган.

Авылдагы бер хатынның хәрбиләр аша үтеп кереп Назрань эчке эшләр идарәсе башлыгын атып үтерергә маташканлыгы һәм бомба шартлатып милиционерны үтергәнлеге хәбәр ителә.