Бакыев президентлыктан китәргә риза

Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев әгәр дә үзенең һәм туганнарының иминлегенә ышаныч булса урыныннан китәчәген белдерде.

Дүшәмбе илнең көньягында тарафдарлар алдында чыгыш ясаган Кыргызстан президенты хакимияттән чигенергә җыенмавын әйткән иде.