Татар матбугаты нинди максатта кулланыла?

"Кызыл таң" һәм "Өмет" газетлары

Быелгы җанисәп алдыннан Башкортстанда алып барылган башкортлаштыру сәясәтендә андагы татар матбугаты да катнашырга мәҗбүр. Республиканың татар телендә чыга торган “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси һәм “Өмет” яшьләр газетларында - татар авылларына башкортлар нигез салган дип мәкаләләр чыга.
“Кызыл таң” белән “Өмет”кә дә чират җитте

Татар авылларын башкорт итеп күрсәтергә тырышу быелгы җанисәп алдыннан радио-телевидениенең башкорт тапшыруларында күп тапкырлар кабатланган булса да, татар матбугатында яңарак күренә башлады.

“Кызыл таң”ның быел 18 март санында “Тамырлар кайдан килә?” дигән мәкалә басылган иде. Баш астына “Бакалы башкортлары тарихы” дип куелган. Мәкаләнең авторы тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов Бакалы районында яшәүче халыкның нәсел шәҗәрәсен бары тик башкортлар белән бәйли, анда юрмый һәм кыргыз ыруы башкортлары яшәвенә ышандырырга тырыша. Бу ырулар яшәгән җирләрнең чикләрен Татарстанның көньяк, көнчыгыш, Башкортстанның көнбатыш, төньяк төбәкләреннән күрсәтә.

“Өмет” газетында 16 марттан “Авыллар тарихы” шәлкеме астында “Дим үзәне һәм минзәләнең сарайлы-меңлеләре” дигән язмалар даими рәвештә чыгып килә. Аның авторы – философия фәннәре кандидаты Рәфил Асылгуҗин. Бакалы турындагы мәкалә газет теленә якынлаштырылган булса, “Өмет”газеты Асылгуҗинның фәнни хезмәтен күчереп баса.

Бу “хезмәттә” дә сарайлы-мең ыруының башкорт булуы, алар Татарстанның хәзерге Тукай, Сарман районнарында яшәп, соңрак Башкортстанның Бишбүләк, Миякә районнары авылларына нигез салуы турында тәфсилләп сөйләнә.

Мәсәлән, Асылгуҗин язмасында мондый мәгълүматлар бар: Сарман районының Имән авылына XVII гасырда сарайлы-мең ыруының асаба башкортлары нигез салган. 1795 елгы ревизия бу авылны күпмилләтле дип терки: анда 67 башкорт, 134 ясаклы татар, 4 типтәр яши.

XVIII гасырның 40нчы елларында Имән авылы кешеләренең бер өлеше хәзерге Миякә районының Олы Кәркәле авылына нигез сала. ХХ гасыр башларында Имән авылында 182 хуҗалыкта “бер этник: 488 асаба башкорт” кына яши.
"Өмет" газетының 3 апрель санындагы мәкалә


Ләкин шунысы бар: XVI-XVII гасырлардан алып 1917 елга кадәр башкортлар сословие булып йөртелгән, бу инде тарих фәнендә бәхәс тудырмый. Мәкалә авторы аңа күз йомып кына калмый, киресенчә, “этник” дип күрсәтә.

Татар матбугатымы, татар телле матбугатмы?

Татар газетлары Татарстаннан тыш, Мәсәкүдә, Уфада, Самарда, Пермьдә, Ижауда һәм башка шәһәрләрдә чыга. Алар беренче чиратта милләт ихтыяҗларына хезмәт итүне, аның рухи мәнфәгатьләрен – сәнгатен, әдәбиятын, мәдәниятен кайгыртуны күздә тота. Шуңа да татар матбугаты татар милләтен төзүче, формалаштыручы булып кала.

Башкортстанда да татар матбугатының зур тарихы бар. Андагы “Кызыл таң” газеты - 1918, “Өмет” 1991нче елдан бирле чыга. Икесе дә хөкүмәт акчасына яши. Билгеле булганча, рәсми газетлар дәүләт заказын үтәргә бурычлы. Дәүләт заказы - ул кануннарны бастырып чыгару, төрле предприятиеләрнең бөлүе кебек мәгълүматларны биреп бару.

Хөкүмәт казнасыннан ашагач, рәсми газет аның сәясәтен үткәрү бурычын да ала. Башкортлаштыру сәясәте хөкүмәт дәрәҗәсенә куелганда, татар матбугаты үзеннән-үзе милләтенә каршы эшли башлый.

Бу турыда билгеле журналист Флера Низамова мондый фикердә: “Бу минем өчен яңалык түгел. Минем өчен генә түгел, Башкортстан татарларына да яңалык түгел инде бу. Чөнки башкортлаштыру сәясәте соңгы елларда нәкъ шушы юл белән алып барылды да. Ләкин Башкортстан татарлары үзләренең татар икәнлекләрен бик яхшы белә. Теге яки бу җанисәп вакытында халыкның башкорт булып язылуы һич кенә дә ышануга бәйләнмәгән, ә мәҗбүр ителүгә бәйләнгән.

Бу очракта Башкортстанда чыгучы татар телле газетларның шушы нәрсәне тәкрарлавы мәҗбүр ителүнең бер билгесе генә.
“Кызыл таң” белән “Өмет” - икесе дә дәүләт акчасына чыга, шулай булгач, алар берничек тә милли газет була алмый.

Алар гына түгел, радио-телевидениедә дә татар телендәге тапшыруларның бернинди дә милли сәясәте юк. Мәсәлән, “Юлдаш” каналында өч сәгатьлек татарча тапшыруларда котлау да бәйрәм яки берәр булдыклы, иҗади кеше турында сөйләү. Шул ук радионың башкортча тапшыруларында башкорт тормышы кайнап тора. Татарларга радиода вакыт, матбугат бирелгән, алар өчен күпмедер акча да бирелгән, ләкин миллилек, татарлар турында сөйләү хокукы бирелмәгән”, дип сөйләде Флера Низамова.

Башкортстан телевидениесе, басма матбугат чаралары элек татарлар яшәгән авылларны башкорт дип күрсәтергә тырыша. Максат билгеле: октябрь аенда үтәчәк җанисәптә башкортларның санын татарлар исәбенә тагын да күбрәк итеп күрсәтү. 1989нчы елда республикада башкортларның саны 16 процент иде, 2002 елда 28гә җитте. Бу эшкә инде татар милләтенең рухи мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле милли басмалар да җәлеп ителә, алар татар милләтен киметү коралы буларак файдаланыла.