Мәскәүдә хөкемдар Чувашовны соңгы юлга озаталар

Русия хакимнәре оешмасы ил җитәкчеленегенә хөкемдарларның иминлеген тәэмин итү чараларын күрергә чакырды.

Бу хакта Югары мәхкәмә рәисе Вячеслав Лебедев федераль хаким Эдуард Чувашов җәназасында әйтте.

Чувашов дүшәмбе көнне үз өенннән чыкканда үтерелде. Аңа булган һөҗүмне тикшерүчеләр һәм аның хезмәттәшләре Чувашовның эшенә бәйле дип саный.