Польша президентын сайлау июньдә булачак

Польшада президент сайлавы 13 яки 20 июньгә билгеләнәчәк. Ил җитәкчесе вазифаларын башкаручы Бронислав Коморовский төгәл көнен сәяси партияләр белән киңәшләшкәч әйтәчәген белдерде.

Президент Лех Качинский 95 сәясәтче белән бергә узган шимбә Смоленск янында очкыч казасында һәлак булды.

Якшәмбе көнне Краковтагы Вавель патшалар сараенда үтәчәк җеназага АКШ һәм Русия президентларының килүе көтелә.