2008 ел фотоларда
Сайлауда Михаил Саакашвили җинде - Президент Михаил Саакашвили вазифага керешер алдыннан инагурация мәрәсимендә 6 гыйнвар 2008
Украина радасында гауга - Русияне яклаган төбәкләр һәм коммунист партияле мәҗлес әгъзалары "Безнең Украина" һәм Юлия Тимошенко тарафдарларын көнбатыш яклы булуда гаепләде. Оппозиция партияләре хөкүмәтнең НАТО-га кушылу планына каршы чыгып, парламентка бойкот игълан итте. 5февраль 2008
Косоводагы албаннар бәйсезлеген бәйрәм итә - Косово парламенты Сербиядән бәйсезлек игълан итүеннән соң, халык вакыйганы урамнарда бәйрәм итте. 17 февраль 2008
Косово серблары бәйсезлеккә каршы чыга - Косово серблары Митровица шәһәрендә францияле иминлек сакчыларына таш ата. Сербияле гыйсянчылар басып алган мәхкәмә бинасын кайтарганда шартлау булды. Шартлауда өч БМО һәм ике НАТО хәрбие һәлак булды. 17 март 2008
Нью-Йорк филормониясенең Төньяк Кореядагы концерты - Нью-Йоркның дирижер Лорин Маазелин җитәкчелегендәге филормония Төньяк Корея башкаласы Пхеньянда концерт оештырды. Әлеге тамаша Төньяк Корея һәм АКШ арасында моңа кадәр күрелмәгән зур мәдәни алыш-биреше буларак бәяләнде. 26 февраль 2008
Әрмәнстан оппозициясе сайлау нәтиҗәләре белән килешми - 19 февральдә узган президент сайлавында хәрәмнәшүләр булуын алга сөргән оппозиция тарафдарлары, Әрмәнстан башкаласы Ереванда урам җыеннары уздырды. 28 февраль 2008
«Азатлык» хәбәрчесе каршылык чараларын яктырта - Азатлык радиосы хәбәрчесе Рузанна Степаньян Франция илчелеге каршында. Бераздан полиция белән президент сайлавына каршылык белдергән кешеләр арасында бәрелеш башлана. Икенче көн илдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. 1 март 2008
Путин белән Медведев саулауда җиңүне бәйрәм итә - Русиянең элекке президенты Владимир Путин белән яңа сайланган президент Дмитрий Медведев Кызыл мәйданда узучы концерт тамашасында. 2 март 2008
Иранда парламент сайлавы - Иранлы бер хатын-кыз сайлау үзәгендә тавыш бирә. Сайлау алды чараларындагы җитешсезлекләр һәм инкыйлабчы намзәтләрнең сайлаудан чикләштерелүе сәбәпле, Ирандагы сайлауда консервативлар янә күпчелекне тәшкил итте. 14 март 2008
Тибәттә каршылык чаралары - Далай Лама, Кытайны Тибәттә террорчы хакимият булдыруда һәм мәдәни басымны арттыруда гаепләде. Лама илдәге хокук бозуларны өйрәнер өчен халыкара дәрәҗәдә тикшеренү уздырырга чыкырды. Кытайның Тибәтне басып алуына 49 ел тулу уңаеннан, Ласада чыккан низагъта, Тибәт хакимияте - 80, Кытай исә 10 кешенең үлүен хәбәр итте.
Русия президенты - Дмитрий Медведев - Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев вазифага керешер алдынанн Кремльдә ант бирде.
Кытайны тетрәндергән зилзиләдә 70 мең кеше һәлак булды - Кытайның Сичуан вилаятендә 8-нче дәрәҗәдәге зилзиләдә җимерелгән мәктәп бинасыннан ата-аналар үлгән балаларының мәетләрен ташый. 22 май 2008
Грузиядә оппозиция тарафдарлары сайлау нәтиҗәсенә каршы - Грузиядә оппозиция активистлары парламент сайлавы нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп, Тифлистә урам җыены уздыра. Ирекле «exit-poll» сайлауда Саакашвили партиясенең җиңеп чыгунн белдергән иде.
Дима Билан "Евровидение"дә җиңде - Русия җырчысы Дима Билан маҗарастанлы скрипка остасы Эдвин Мартон һәм Олимпия чимпионы Евгений Плюшенко белән бергә Белградта Евровидениедә җиңүен бәйрәм итә.
Мәскәүдә гей-парад - Мәскәүдәге гей-парадта белгесез бер кеше гей хокукларын яклаучы Алексей Давыдовга һөҗүм итте.
Төркиядә баш яулыклы укучылар мәхкәмә карарына протест белдерә - Протестчылар Анкара конституция мәхкәмәсе каршында шигарьләр кычкыра. 5 июньдә мәхкәмә, хатын-кызларның университетларда баш яулык киювен рөхсәт иткән канун өлгесен кире какты.
Чыңгыз Әйтматов вафат - Мәшһүр төрки язучы Чыңгыз Әйтматов Алманиянең Нюрнберг шәһәрендәге хастәханәдә 79 яшендә вафат булды. 14 июнь 2008
Иран полициясе дин кушканча тәртип урнаштыра - Иран полициясе дини нормаларына халыкны җитди буйсындыру өчен, Тәһрандагы кием кибетләрендәге киемнәрне тикшерә. 14 июнь 2008
Радован Карадҗич кулга алынды - Сугыш җинаятьчелегендә гаепләнгән Радован Карадҗич июльнең 21-дә кулга алынды.
Радован Карадҗич Һааг мәхкәмәсендә - Элекке Серб хәрби башлыгы Радован Карадҗич, Босния сугышы вакытында, мөселман халкны күпләп үтерүне оештыруда гаепләнеп, халыкара Һаак мәхмәсенә чыгарылды.
Александр Солженицин вафат - Танылган рус язучысы, совет диссиденты һәм әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге иясе Александр Солженицинны Мәскәүнең Донской чиркәве каберлегендә җирләү мөрәсиме. Александр Солженицин 3 августта 89 яшендә вафат булды. 6 август 2008
Русия-Грузия арасында бәрелешләр - Русия танклары Көньяк Осетиянең башкаласы Цхинвалига басып керде.
Русия-Грузия арасында бәрелешләр - Гори шәһәре тирәсендә, сугыштан качып, 4 көн буена җәяү йөргән карт әбиләр. Русия хәрбиләре 15 августта Горидә кайбер инсани ярдәмнәрнең керүенә рөхсәт итсә дә, идарәдә тоткан стратегик мохитләргә чикләвен дәвам итте. 15 август 2008
Русия-Грузия арсында бәрелешләр - Русия һава көчләре 9 августта Горине 3 тапкыр утка тотты
Кытайда җәйге олимпия башлана - "Кош оясы" дип аталган Кытай милли стадионында 2008 ел Пекин Олимпия уеннарының башлану тантанасы. 8 август 2008
Пәрвәз Мөшәррәф вазифадан китте - Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф вазифадан аерылганда халыкны сәламли.
Русия Абхазия һән Көньяк Осетия бәйсезлеген таныды - Сухуми халкы Абхазиянең бәйсезлеге Русия тарафыннан танылуын бәйрәм итә. 26 август 2008
Глобаль икътисади киеренкелек - Дөнья икътисад базарында төшеш дәвам иткәндә, Малайзиядәге сәүдәгәрләр кайгыга батып, биржа индексларын күзәтә. 18 сентябрь 2008
Пакыстан президенты Асиф Али Зәрдари сайланды - Асыф Али Зәрдари үтерелгән хатыны Бәназир Бһууттоның рәсеме каршында.
Һиндстан галәмгә беренче очкычын җибәрде - Һиндстан очкычының беренче очышы уңышлы тәмамлады.
Икътисади кризис дөньяда үз тәэсирен күрсәтә - Киев үзәгендә икмәк акчасы өчен тәмәке сатучы бер хатын. «Standard and Poors» агентлыгы икътисади кризисның артуы сәбәпле, Украинадагы кредит рейтингы төшүе, ил биржасына тискәре йогынты ясады.
Мумбаида террор һөҗүме - Һиндстан хәрбие коралын Таҗ Маһал кунакханәсенә юнәлдерә. Кунакханәдә булган һөҗүмдә 3 кораллы сугышчы үтерелде. Һиндстан башкаласынның төрле җирләренә булган һөҗүмнәрдә 130-дан артык кеше һәлак булды, 300-дән артык кеше яраланды.
Барак Обама булдырды - АКШның яңа сайланган президенты Барак Обама хатыны Мишел һәм кызлары Малия һәм Саша белән бергә сайлау көне Чикогадагы җыенда халыкны сәламли. Обама сайлауда республикан көндәше Джон Маккейнны зур аерма белән җиңеп, АКШның беренче кара тәнле президенты булды.
Русия проваслав чиркәве патриархы Алексей II вафат - Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүдә Алексей II белән саубуллаша.
Грециядә ризасызлык чаралары - Яшьләр Афина политехник университеты тирәсендә полициянең күз яшәрткән газ бомбасыннан кача. Укучылар белән полиция арасында бәрелешләр 5 көн дәвам итте.
Гыйраклы журналист Бушка башмаrларын атты - Бәгъдадта уздырылган матбугат конференциясе вакытында бер журналист Бушка таба аяк киемнәрен ата. Буш читкә борылып башмактан чак котылды.