Бакыев тарафдарлары протест чарасы үткәрергә җыена

Җалал-Абад – Кыргызстанның көньягында бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев тарафдарлары дүшәмбедә вакытлы хөкүмәткә каршы протест чарасы үткәрергә җыена.

Оештыручылар әзерләгән игълан кәгазьләрендә Бакыевның урыныннан китү белдерүенең хаклыгы шик астына куела.

Интерфакс агентлыгы хәбәр итүенчә, якшәмбедә берничә дистә хатын-кыз, Бакыев гаиләсе әгъзаларын эзәрлекләүне туктатырга һәм элекке саклану министры Бактыбәк Калыевны иреккә чыгарырга таләп итеп, җирле идарә бинасын томалап куйган.