Русия президенты Сүриягә барачак

Русия президенты Дмитрий Медведев 11 майда Сүриягә барачак. Бу хакта Сүрия басмалары язып чыкты.

Советлар Берлеге таркалгач бу Русия җитәкчесенең Сүриягә беренче сәфәре.

Бер көнлек сәфәре вакытында Медведев Сүрия илбашы Башар әл-Асад белән очрашып ике ил арасында хезмәттәшлекне арттыру турында сөйләшер, дип фаразлана.